Рөстәм Миңнеханов Казандагы социаль-мәдәни объектларны төзекләндерү барышы белән танышты

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казандагы әһәмиятле булган, төзекләндерү-яңарту эшләре алып барылган социаль-мәдәни объектларны карады.

ТР Президенты белән берлектә эшлекле киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан шәһәре районнары хакимиятләре башлыклары һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласы өчен билгеле булган Казан циркы бинасында булды. "Оча торган тәлинкә" дип аталучы әлеге бина төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып санала, ул 1967 елда төзелгән. 50 ел дәвамында актив эксплуатацияләнүе нәтиҗәсендә бина сизелерлек дәрәҗәдә тузган. Биредә бүген тулы күләмле ремонт эшләре алып барыла. Әйтик, демонтажлау эшләре төгәлләнгән, автомат рәвештә янгын сүндерү системасы урнаштырылган, 60% дәрәҗәсендә эчке су белән тәэмин итү җайланмасы, канализация һәм җылыту системасы тормышка ашырылган. Моннан тыш, гөмбәз түбәсен кору эшләренең дүрттән бер өлеше башкарылган, шулай ук фасад ягыннан да эшләр башланган.

Эшлекле киңәшмәнең киләсе тукталышы тагын бер төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектында – Островский урамы буенча 15 йорт адресында урнашкан Татар әдәбияты тарихы музеенда булды, биредә 1928 елдан башлап 1942 елга кадәр татар әдәбиятының классигы, язучы Шәриф Камал яшәгән. Биредә төзү-монтажлау һәм капиталь ремонт буенча бүтән төрле эшләр йомгаклау этабында – керә торган җирдә ишекләрне реставрацияләп бетерергә һәм электр кабельләрен сузасы гына калган, шуннан соң төзүчеләр тышкы төзекләндерү эшләренә күчә алачак.  Музей хезмәткәрләре ТР Президентына эчке ишегалдын төзекләндерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр, бу ишегалды хәзерге вакытта муниципаль мөлкәт булып санала.

Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне контрольгә алды. ТР Президенты шулай ук музей җитәкчелегенең үзләренә дә учреждениене үстерүдә актив катнашырга һәм потенциаль иганәчеләрне җәлеп итәргә чакырды.

Шуннан соң Татарстан Президенты Габдулла Тукайның әдәбият музеенда булды, биредә шулай ук реставрация эшләре алып барыла. Генераль подрядчы Рөстәм Миңнехановка бинаның яңа елга тапшырылачагы турында белдерде. Хәзерге вакытта 530 кв. м. мәйданлы ике катлы бинада (төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты) төп төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнгән, алар арасында: түшәмәләрне алмаштыру, гөмбәчекләргә каршы чара белән эшкәртү, гидроизоляция, тышкы канализация челтәрләрен, кондиционер челтәрләрен урнаштыру һ.б.  Объектта түбәләрне штукатурлый башлаганнар (10%) һәм радиаторлар куела (50%).

Рөстәм Миңнеханов эшләнгән эшләргә югары бәя бирде һәм билгеләнгән вакытка өлгертү өчен төзүчеләргә эшләрне тизләтү кирәклеге хакында искәртте. ТР Президенты шулай ук әдәбият музеена янәшә урнашкан скверга да игътибар юнәлтте, анда төзекләндерү эшләрен башкарырга кирәк. "Бу сквер бирегә кешеләр килсен һәм аларга кызык булсын өчен кызыксындырып торырга тиеш", – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Татарстан башлыгы эш төркеме белән берлектә Г.Тукай музее күршесендә урнашкан "Сафа Бәхтиев йорты"нда да булды. 1903-1906 елларда мануфактура һәм галантерия товарлары белән сәүдә итүче С. Бәхтиев тарафыннан төзелгән тарих һәм архитектура ядкәре Иске Татар бистәсе территориясендә урнашкан һәм татар милли төзелеш сәнгатенең уникаль ядкәре булып тора.  "Нинди яхшы йорт! Маршрутларга кертергә кирәк, туристлар килсен!" – дип билгеләде Татарстан Президенты һәм туристлык комплексын булдыру мөмкинлеге турындагы мәсьәләне хәл итү өстендә эшләргә кушты.

Эш киңәшмәсе барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2 номерлы балалар поликлиникасында да булды (Шмидт урамы, 30), биредә капиталь ремонт бара һәм 18 номерлы шәһәр хастаханәсен (Х. Мәүлетов урамында) карады, биредә шулай ук яңарту эшләре алып барыла.  Моннан тыш, республика башлыгы Казан шәһәренең Киров районындагы "Көмеш Наратлык" ("Серебряный Бор") торак комплексын төзүгә аерып чыгарылган җир кишәрлеген (элеккеге артиллерия складлары территориясендә) карады.

Күчмә киңәшмә барышында Татарстан башлыгы Казанның урам-юл челтәрләрен ремонтлау эшләре белән дә танышты. Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә ел азагына кадәр пландагы күрсәткечләрдән 2 мәртәбә күбрәк ишегалды һәм 5 мәртәбә күбрәк урам төзекләндереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International