Республикада 2017 елгы капиталь ремонт программасы төгәлләнә. Эшне башкару күләме – 93 %. Хәзерге вакытта урыннарда документлар төзү эшенә игътибар итәргә кирәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында булып узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Капиталь ремонт һәм төзелеш объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү дәрәҗәсе артты, дип билгеләде Алексей Фролов. "Агымдагы ике атнада Дәүләт торак инспекциясе 54 мәртәбә тикшерү уздырган. Кагыйдә бозу очраклары ачыкланмады. Гомумән, ел башыннан бирле 43 муниципаль берәмлектә 3 275 тикшерү уздырылды, 1 7 муниципаль берәмлектә 54 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды", – дип хәбәр итте ул.
Капиталь ремонт программасына кертелгән 146 мәгариф учреждениесендә эшләр нибары бер генә объектта – Казанның 28 нче гимназиясендә тәмамланмаган. Хәзер анда ныгыту һәм башка төзелеш эшләре бара. Укучылар вакытлыча башка мәктәпләрдә белем ала. 10 ресурс үзәктән капремонт эшләре берсендә – Халыкара сервис көллиятендә генә ахырына кадәр җиткерелмәгән. "Ике атнада эшләр төгәлләнәчәк, дип уйлыйм", – диде Алексей Фролов.
Мәдәният объектларында алдан каралган эшләрнең 97,7 проценты тәмамланган. 99 процент дәрәҗәсендә авыл җирлекләре советлары биналарында капиталь ремонт башкарылган. 2017 елда программага эләккән барлык 74 поликлиникада да эшләр кайный. Бер атнада 6,5 процент дәрәҗәсендә эшләр башкарыла, ә гомумән алганда эшләрнең 42,5 проценты башкарылган.
"Иҗтимагый киңлекләр программасы буенча эшләр 70 процента башкарылган. 68 объектта эш алып барыла. Алтысы тәмамланган. Өч объектта эшләр ахырына якынлашкан", – диде ТР төзелеш министрлыгы башылыгы урынбасары. – Газлаштыру фонды да эшләрен 98 процентка үтәгән".
Аерым киңәшмәдә Ютазы районы хакимият үзәге булган Урыссу бистәсендә хосусый җылыту системаларына күчү мәсьәләсе каралды. Поселоктагы 3999 фатирдан 3302 гаилә котел куюга килешү имзалаган. 2816 фатирга газ җибәрелгән һәм кешеләр температураны үзләре көйли ала. Бер атнада программага 156 фатир кушылган.