Төзелештәге барлык норматив-техник документлар да бер реестрга тутырылачак

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Биналарның һәм корылмаларның иминлеге мәсьәләләренә кагыла торган барлык гамәлдәге төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрен, шулай ук федераль башкарма хакимият органнары документларын Төзелештә норматив документларның бердәм федераль реестрына кертү максатка ярашлы булыр. Бу хакта журналистларга 21 сентябрь көнне Россия инвестиция-төзелеш форумы 2017 кысаларында Россиянең төзелеш министры урынбасары Хәмит Мәүлияров хәбәр итте, чара Мәскәүдә узды.

Министр урынбасары аңлатып узганча, мондый норма ведомство тарафыннан эшләнгән закон проектында теркәлгән, әлеге документ нигезендә “Биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгы турында техник регламент” Федераль законына үзгәрешләр кертелә. Проектны быелгы көздә карау өчен Дәүләт Думасына кертү планлаштырыла.

“Төзелештә кулланыла торган федераль башкарма хакимият органнары документларының килештерелгәнлеген тәртипкә сала торган һәм техник регламентларның таләпләре нигезендә биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өлешендә төзелешне нормага китерү системасының нәтиҗәлелеген арттыра торган механизм барлыкка киләчәк”, – дип билгеләде Хәмит Мәүлияров.

Ул шулай ук төзелештә норматив документларның федераль реестрына карата булган гомуми таләпләрнең закон проектында РФ ШК өстәмә статья рәвешендә формалаштырылуы, ә реестрны формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләрен Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә раслауның күздә тотылуы хакында да тәгаенләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International