Хөкүмәт шәһәр төзелеше проектлары хакында онлайн тәртибендә фикер алышуны һәм ачык тыңлаулар үткәрүне гамәлдән чыгаруны күздә тота. Бу хактагы закон проекты беренче укылышта кабул ителгән, ләкин парламентарийлар икенче укылышка аңа үзгәрешләр кертүне таләп итә.
Закон проекты Хөкүмәт тарафыннан Президентның иҗтимагый таңлаулар институтын үстерү турындагы йөкләмәләрен үтәү максатында кертелгән. Россиянең төзелеш министры урынбасары Хәмит Мәүлияров сүзләренә караганда, инициатива шәһәр төзелеше сәясәтендә гражданнарның ролен арттыруга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта Шәһәр төзелеше кодексында җирдән файдалануның һәм муниципаль берәмлекләрне төзеп тутыруның генераль план проектлары һәм кагыйдәләре буенча ачык тыңлаулар үткәрелүе күздә тотыла. Аларда территорияне планлаштыру һәм капиталь төзелеш объектларын үзгәртеп кору документлары карала. Ләкин ачык тыңлауларда кешеләрнең чикләнгән санын катнашып, җыелышлар үткәрү күздә тотыла, дип билгеләде Хәмит Мәүлияров, шуңа күрә дә шәһәр төзелеше мәсьәләләрендә гражданнарның күпчелегенең объектив фикерен ачыклау мөмкин түгел.
Хөкүмәт Интернет ярдәмендә уздырылырга мөмкин булган иҗтимагый тыңлаулар процедурасына күчәргә тәкъдим итә. Закон проекты нигезендә, гражданнарга аларның үткәрелүе хакында алдан хәбәр ителәчәк. Шәһәр төзелеше проектын Интернетта урнаштыру яисә әлеге объектның экспозициясенә үткәрү планлаштырыла. Фикер алышу йомгаклары буенча бәяләмә әзерләнәчәк, ул бастырып чыгарылырга тиеш.
“Закон проекты гражданнарның шәһәр төзелеше чишелешләрен кабул итүгә йогынты ясау мөмкинлеген арттырачак”, — дип ассызыклады министр урынбасары.
Бу хакта тулырак итеп: https://www.pnp.ru/social/gosduma-trebuet-sokhranit-ochnye-publichnye-slushaniya-po-gradostroitelnym-proektam.html