2017 елның гыйнвар-август айларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белгечләре тарафыннан төзелә торган объектларда 2830 тикшерү үткәрелде, алар нәтиҗәсендә төзелеш оешмаларына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 855 күрсәтмә бирелде. Шулай ук административ хокук бозулар турында 886 беркетмә төзелде, гомуми 17,347 миллион сумлык штрафлар салынды.
Бүгенге көндә Инспекция республика территориясендә төзелә һәм үзгәртеп корыла торган 1080 объектта күзәтчелек эшен гамәлгә ашыра.