Е
Ел саен тапшырыла торган коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру турында хисап – билгеләнгән срокларда министрлыклар, ведомстволар һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыручы махсус дәүләт органына тапшырыла торган документ, анда шушы субъектларда коррупциягә каршы программаларны һәм коррупциягә каршы сәясәтнең башка нигезләмәләрен тормышка ашыру буенча күрелә торган чаралар күрсәтелә. Ел саен тапшырыла торган мондый хисаплар коррупция торышы турында җыелма хисап формалаштыру һәм Россия Федерациясе субъектында коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру өчен нигез булып торалар, алар Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыручы махсус дәүләт органы тарафыннан әзерләнә.
Екатерина II (1729-1796), Россия патшабикәсе. 1762 елда ришвәтчелеккә каршы көрәш турында Указ чыгара, анда болай диелә: "Кем дә кем урын эзләсә – түли, нахактан якланса – акча түгә, кемгә дә булса яла якса – үзенең бар тырышлыгын бүләкләр белән ныгыта". Кирпичниковның "Российская коррупция" китабыннан. 2004 ел.
Ж
Коррупциячел жаргон – коррупция мөнәсәбәтләрендә катнашучылар өчен генә аңлаешлы булган махсус терминнар белән аралашу. Г.К. Мишин фикеренчә, объектив коррупция жаргоннары була. Мисал өчен, "кертү" ("заносить") сүзе вазыйфаи затка ришвәт бирү дигәнне аңлата, ә "ангажировать" термины – ММЧ вәкилен сатып алу. Фән һәм мәгариф учреждениеләрендә ришвәт бирү һәм алу "иганә" фигыле белән белдерелә. Балалар бакчаларында "уенчыкларга" ришвәт алалар, медицина учреждениеләрендә пациентлар "анализлар" өчен "ирекле хәйрия кылу" тәртибендә медицина персоналына акча кертә.
Желябужский Михаил (?-1723), иң югары Россия түрәсе, Мәскәү халык суды судьясы, обер-фискал, XVIII гасырның күренекле коррупционеры. Ришвәт бирү һәм таләп итү өчен чыбыркыланган һәм сөргенгә сөрелгән.
Коррупциячел җинаять корбаннары – коррупциягә бәйле җинаятьне кылганда физик, мөлкәткә бәйле (матди) яисә әхлакый (релутацион) зыян китерелә торган физик яисә юридик зат.
Жолобов Алексей Петрович (?–1736), Иркутскиның вице-губернаторы, XVIII гасырда Россиядә атаклы булган коррупционер һәм ришвәт алучы. Казакъларның хезмәт хакларын үзләштерә, җирле халыкка ясак түләттерә. Патшабикә Анна Иоанновна Указы буенча җәзалап үтерелә. Константиновның "Коррумпированная Россия" китабыннан. 2006 ел.