ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2014 ел
шимбә
Дәүләт күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Дәрвишләр бистәсенең Каенлык аланында узган акциядә актив катнашты. Хезмәткәрләр, сакчыллык белән һәм яратып, киләчәктә озак яшәүләренә һәм кешеләргә файда китерәсенә өметләнеп, яшь нарат агачларын утыртты.
25 апрельгә булган мәгълүматлар буенча республикада 839,3 мең кв.м. торак тапшырылган, бу еллык планның 35%ын тәшкил итә. 

25
апрель, 2014 ел
җомга
2014 елның 26 апрелендә “Урман утырту көне” республика табигатьне саклау акциясе уздырылачак. Татарстанның барлык муниципаль районнарындагы, шәһәрләрдәге һәм торак пунктлардагы паркларга, скверларга яңа урман үсентеләре утыртылачак. Акциядә катнашучылар яшь нарат, чыршы һәм каен кәлшәләрен утырта алачак.

24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында 2017 ел азагына кадәр министрлык куйган техник параметрларга туры килүче эконом класслы 25 миллион квадрат метр торак төзелергә тиеш.

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Ел азагына торак төзелешендәге килештерелеп эшләнергә тиешле процедураларның гомуми саны 90 пункт тирәсе калачак

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы төзелешкә рөхсәт документларын алгандагы процедураларны ким дигәндә ике тапкырга киметергә ниятли.
Татарстанда төзелүче биеклеге биш каттан артып киткән барлык биналарда да эшчеләр өчен күтәргечләр булырга тиеш, ә биек төзелешләрне яңа комиссия тикшереп торачак һәм кабул итәчәк.

21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның беренче кварталында Россиядә 13,6 миллион квадрат метр торак (178 мең фатир) файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорына карата 31 процент.

19
апрель, 2014 ел
шимбә
2014 елның 18 апреленә булган мәгълүматларга караганда, 1401 санитар нормаларын бозу очрагы ачыкланган, 1007 беркетмә төзелгән һәм  санкцияләнмәгән 408 чүплек ачыкланган. Юл кырыйларыннан һәм юл буйларыннан 1039 тонна чүп җыелган.
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларда капиталь төзекләндерү буенча эшләр 2014 ел программасына кергән 793 йортның 598ендә башланган. Капремонт программасын финанслауның гомуми күләме 4683,7 млн сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International