Россиянең төзелеш министрлыгы төзелеш буенча административ процедуралар санын сизелерлек киметергә уйлый – Мень

2014 елның 22 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы төзелешкә рөхсәт документларын алгандагы процедураларны ким дигәндә ике тапкырга киметергә ниятли. Бу хакта ведомство башлыгы Михаил Мень хәбәр итте. Россия Хөкүмәтенә төзелеш өлкәсендәге процедураларның тулы исемлеген билгеләү вәкаләтләрен йөкләү турындагы документ (“РФ Шәһәр төзелеше Кодексының 2 һәм 6 статьяларына үзгәрешләр кертү турында”гы ФЗ)  21 апрель көнне Россия Президенты тарафыннан имзаланды.

Министр сүзләренә караганда, әлеге вәкаләтләр төзелеш тармагының төрле секторларындагы административ процедураларның төгәл исемлеген расларга мөмкинлек бирәчәк, Төзелеш министрлыгында торак төзелешендәге бердәм исемлекне формалаштыру эше инде төгәлләнеп килә. “Хәзер, документка ил Президенты кул куйганнан соң, без барлык таләпләрне рәсми төстә килештерүне төгәллибез һәм исемлекне Хөкүмәткә юллаячакбыз”, - дип аңлатты Төзелеш министрлыгы башлыгы. Ул “торак төзелешендә җир кишәрлеген бүлеп бирүдән башлап төзелешкә рөхсәт биргәнчегә кадәр булган барлык килештерүләрнең күләмен исемлектәге 240 пункттан 126 пунктка кадәр киметү планлаштырылуын, шулай ук алып ташланырга мөмкин булган тагын өстәмә 40 пункт турында сөйләшүләр алып барылганлыгы” турында да ассызыклап үтте.

Михаил Мень, ил Президенты һәм Хөкүмәте йөкләмәләре нигезендә, анда бары тик федераль законнар белән расланган процедураларның гына кертеләчәклеген аңлатты. “Иң беренче чиратта, инде апрель азагында ук без Россия Хөкүмәтенә торак төзелеше тармагындагы процедураларның исемлеген юллаячакбыз, ә киләчәктә башка объектлар буенча да шундый ук эшләр башкарылачак”, - диде министр.

Ул бүгенгә кадәр процедураларның исемлеге бөтенләй дә булмавын искәртте. “Исемлек торак төзелешенә кагылышлы процедураларны беренче тапкыр бердәм документта булдыру мөмкинлеген бирәчәк. Беренче тапкыр барлык процедураларга комплекслы ревизия ясалды һәм аларны инвентарьлаштыру үткәрелде”, - ди Михаил Мень.


Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International