Ел азагына торак төзелешендәге килештерелеп эшләнергә тиешле процедураларның гомуми саны 90 пункт тирәсе калачак. Бу хакта 23 апрель көнне булып узган, ел саен оештырылучы “Девелопмент 2014: точки роста” форумында Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень җиткерде.
Министрлык башлыгы торак төзелешендәге бүгенге төп каршылыкларны югары бюрократия һәм торак төзелеше өчен буш мәйданнарның булмавы белән аңлатты. “Без хәзерге торак төзелешендәге җир кишәрлеген бүлеп бирүдән алып, төзелешкә рөхсәт алуга кадәрге барлык килештерүләрнең гомуми саны 240 пункттан торуын ачыкладык, болар әле федераль законнарда каралганнары гына, моннан кала тагын төбәкара, ә аннан да битәр муниципаль таләпләр дә бар”, - дип сөйләде Михаил Мень.
Аның сүзләренә караганда, бу атнада РФ Хөкүмәтенә төзелештә кирәкле булган килештерүләрнең төгәл исемлеген раслау вазыйфасы йөкләнгән. “Исемлекнең үзен Министрлык Хөкүмәткә юллады инде, тиешле карар ай ахырында имзаланыр дип планлаштырыла. Документта Төзелеш министрлыгы торак төзелешендәге процедураларның пунктлар санын (башкала пунктларын да исәпкә алып) 240тан 134кә калдырды, ел азагына хәтле без төшереп калдырырга мөмкин булган өстәмә тагын 40 пунктны караячакбыз”, - диде министр.
Россиядә торак тапшыру саннары турында сөйләгәндә, Михаил Мень Росстатның аныкланган күрсәткечләре буенча узган елда Россиядә 5 миллион квадрат метр үсеш булып, 70,5 миллион квадрат метр тәшкил итүен хәбәр итте. Бу елның беренче кварталында, узган елның шушы чоры белән чагыштырмача, үсеш 31 % булган һәм 13,6 миллион квадрат метрга җиткән.