Россиядә торак тапшыру күләме өчтән бер өлешкә арткан

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

2014 елның беренче кварталында Россиядә 13,6 миллион квадрат метр торак (178 мең фатир) файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорына карата 31 процент. Әлеге саннарны Федераль дәүләт статистикасы хезмәте раслый.

Росстат мәгълүматларына караганда, март аенда илдә 4,9 миллион квадрат метр күчемсез милек торгызылган. Бу, 2013 елның марты белән чагыштырганда, 25,6 процентка күбрәк. Барлыгы исә ай дәвамында 61,8 мең яңа фатир төзелгән.

“Төзелеш” буенча өч айда башкарылган эшләрнең күләме, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 3,6 процентка кимегән һәм 903,4 миллиард сумлык булган (октябрьдә - 367,3 миллиард сум).

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, гыйнвар-февраль нәтиҗәләре буенча, Петербург шәһәре (831,1 мең квадрат метр), Краснодар крае (796,7 мең “квадрат”) һәм Мәскәү шәһәре (489,6 мең квадрат метр) РФ субъектлары арасында торак тапшыру буенча лидер булган.

Узган елда илдә 69,4 миллион “квадрат” метр яисә 912,1 мең фатир төзелгән. Тора-бара торак төзелеше күләмен арттыру һәм 2020 елга кадәр елына 142 миллион квадрат метр күләмендә тапшыру күздә тотыла.

 

dom.lenta.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International