ТР Төзелеш министрлыгы республика төзелешләрендәге җитештерү белән бәйле имгәнүләр вәзгыятен яхшы якка үзгәртергә тиешле тәкъдимнәрен җиткерде

2014 елның 22 апреле, сишәмбе

Татарстанда төзелүче биеклеге биш каттан артып киткән барлык биналарда да эшчеләр өчен күтәргечләр булырга тиеш, ә биек төзелешләрне яңа комиссия тикшереп торачак һәм кабул итәчәк. ТР Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы республика төзелешләрендәге җитештерү белән бәйле имгәнүләр вәзгыятен яхшы якка үзгәртергә тиешле әнә шундый тәкъдимнәрен җиткерде.

Төзелеш министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин үткәргән киңәшмәдә республика төзелешләрендә җитештерү белән бәйле имгәнүләрне булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар турында сөйләделәр. Әйтик, 5 катлы һәм аннан да биегрәк объектлардан төзүчеләрнең егылып төшүен булдырмас өчен эшчеләр өчен күтәргечләр булдыру тәкъдим ителә. Ун катлы һәм аннан да биегрәк корылмалар төзелүче мәйданнарны махсус комиссия эшләр башланыр алдыннан эшчеләрнең куркынычсызлыгына карата тикшерергә һәм кабул итәргә тиеш. Тикшерүчеләр ачык баскычларны һәм уемнарны әйләндереп алган коймаларның сыйфатлы булуына – аларның егылып төшү куркынычы барлыкка килгәндә никадәр ышанычлы булуына инанырга, һәм шулай ук төзелеш басмаларының ныклылыгын тикшерергә тиеш.


РБК


Тулырак итеп ТР ДТК Инспекциясенең рәсми сайтының “Матбугат күзәтүе” бүлегеннән укыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International