Инспекция хезмәткәрләре “Урман утырту көне”ндә актив катнашты

2014 елның 26 апреле, шимбә

Бүген Татарстанда “Урман утырту көне” узды. Дәрвишләр бистәсе янәшәсендәге Каенлык аланында, Боровое Матюшино бистәсендә, Казан белән Кадыш бистәсе арасындагы территориядә, Универсиада авылында, Зәңгәр күл янәшәсендә һәм республика районнарында нарат һәм чыршы үсентеләре утыртылды.



Дәүләт күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Дәрвишләр бистәсенең Каенлык аланында узган акциядә актив катнашты. Хезмәткәрләр, сакчыллык белән һәм яратып, киләчәктә озак яшәүләренә һәм кешеләргә файда китерәсенә өметләнеп, яшь нарат агачларын утыртты.

В Каенлык аланында һәм Кадыш бистәсендә акция барышында урман питомникларында һәм Урман ясалма орлыкландыру үзәгендә үстерелгән 50 мең тирәсе нарат һәм чыршы агачы утыртылды. Аларның биеклеге 20 сантиметрдан 1,5 метрга кадәр җитә. Әлеге ике кишәрлектә барлыгы 10 мең кеше агач утыртты.

Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле быел үсентеләрне апрельдә - бөреләр ачылган чорда утырту карары кабул ителүе турында сөйләде, чөнки узган елда уздырылган акция барышында май аенда утыртылган үсентеләрнең күбесе үсеп китә алмаган. Май ае агач үсентеләрен утырту өчен бик соң чор, бу вакытта туфракта дым аз була икән. 2013 елның май һәм октябрь айларында үткәрелгән акция нәтиҗәсендә үсентеләрнең 85 проценты гына әйләнә-тирә мохиткә яраклашып китә алган.

“Бүген, кар явып үтүгә карамастан, агач үсентеләрен утырту өчен менә дигән көн, җирдә туң юк, ул йомшак һәм андагы дым да җитәрлек. Утыртылган үсентеләр дүрт ел дәвамында агротехник яктан эшкәртелеп торачак. Агач утырту өчен Каенлык аланы сайлап алынды, чөнки биредә берничә ел элек көчле давыл булды һәм шул урында урман утыртырга кирәк”, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманны яңадан үстерү һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Тимур Галиев.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин сүзләренә караганда, әлеге акциягә 2010 елда нигез салына һәм ул бөтен Россия буйлап тарала. Гадәттә ул май аенда үткәрелә иде. Әмма илнең төрле төбәкләрендәге һава шартлары бер-берсеннән нык аерыла һәм, ТР Министрлар Кабинеты карары белән, республикада урман утырту көне нәкъ менә бүгенгә билгеләнгән.


Белешмә өчен

Бөтенроссия Урман утырту көне иң беренче тапкыр 2011 елның 14 маенда билгеләп үтелә - нәкъ менә 2011 ел БДБ тарафыннан Халыкара урман елы итеп игълан ителә. Акция нәтиҗәсендә 2011 елда 25 миллионга якын агач утыртыла, аларның гомуми күләме җиде мең гектардан артып китә, ә чарада барлыгы 60 төбәктән 200 меңнән артык кеше катнаша.

Әлеге экология инициативасы РФ Хөкүмәте тарафыннан тудырыла һәм илкүләм урман утырту көнендә аны ел саен үткәрү карары кабул ителә. Чараның рәсми көне май аеның икенче шимбәсенә билгеләнә. Шулай да һава шартлары, әлбәттә, исәпкә алына һәм кайбер төбәкләрдә әлеге көн уңаеннан үткәрелүче төп чаралар йә иртәрәк яисә соңрак, аерым территория өчен уңайлы вакытта үткәрелә.

Әлеге файдалы эштә теләге булган һәркем катнаша ала. Акция турында ММЧда киң яктыртыла. Урманчылыклар уран утырту өчен кишәрлекләр билгели, туфрак әзерли, утырту материаллары белән тәэмин итә. Агач утыртучыларга инвентарь бирелә, агачны дөрес утырту буенча инструктаж үткәрелә. Бөтенроссия Урман утырту көне бик яшь бәйрәм. Әлеге күркәм инициатива вакыт үтү белән илнең барлык кешеләре өчен дә яхшы гореф-гадәткә әверелер һәм һәркемнең дә “үз”, ә иң яхшысы – берничә агачы булыр дип өметләнәбез. Без барыбыз бергә туган якның “яшел үпкәләре”н сакларбыз һәм ныгытырбыз. Чөнки урманнарның безнең тормышыбыздагы әһәмияте бәяләп бетергесез. Алар кешенең яшәешенә уңай йогынты ясап кына калмыйча, экологик иминлекнең дә гаранты булып торалар.

 

“Татар-информ” МА һәм www.calend.ru материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International