“Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында 2017 ел азагына хәтле эконом класслы 25 миллион квадрат метр торак төзелергә тиеш

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев “Халыкны уңайлы торак белән тәэмин итү” программасының яңа төзәтмәләр кертелгән дәүләт программасын раслады. Үзгәрешләр нигездә дәүләт программасына “Россия гаиләсенә торак”программасын өстәүгә кагыла.

Хөкүмәт сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, дәүләт программасының программа өлешләрен һәм чараларын гамәлгә ашыру өчен 2013-2020 елларда 577,9 миллиард сум акча тоту каралган. Документ нигезендә 2015 елда 76 миллион квадрат метр торак төзелергә тиеш.

Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында 2017 ел азагына кадәр министрлык куйган техник параметрларга туры килүче эконом класслы 25 миллион квадрат метр торак төзелергә тиеш.

Торакның бер квадрат метры бәясе 30 мең сумнан яисә мондый торакның базар бәясенең 80 %ыннан да югары булмаска тиеш.


Newsland.com
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International