2014 елның 26 апрелендә “Урман утырту көне” республика табигатьне саклау акциясе уздырылачак. Татарстанның барлык муниципаль районнарындагы, шәһәрләрдәге һәм торак пунктлардагы паркларга, скверларга яңа урман үсентеләре утыртылачак. Акциядә катнашучылар яшь нарат, чыршы һәм каен кәлшәләрен утырта алачак.
Урман утырту көненә урманчылыклардагы хезмәткәрләр 1 миллионнан артык, шул исәптән ябык тамыр системасы белән үстерелгән, урман питомникларында һәм Урман ясалма орлыкландыру үзәгендә җитештерелгән нарат, чыршы, каен үсентеләрен әзерләгән.
Бу акциядә катнашырга 300 меңнән артык кеше теләк белдергән, алар арасында республика җитәкчеләре, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар, дәүләт учреждениеләре, ведомстволардагы эшчеләр, вуз укытучылары һәм студентлары да бар.
Республиканы яшелләндерүдә катнашырга теләгән казанлылар өчен урман утырту кишәрлекләре билгеләнгән:
- Каенлык аланы, Дәрвишләр бистәсе (схема белән монда танышырга була);
- Кадыш бистәсе янындагы кишәрлекләр (“Форт-Римэкс” АЗС тирәсе);
- Боровое Матюшино урман фонды (Казан - Боровое Матюшино – Комлы Ковал – Тынычлык бистәсе юллары чаты).
Акция 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәткәрләре.