Икеайлык башланганнан бирле күзәтчелек органнары тарафыннан 213 миллион квадрат метрлык 1 меңнән артык законсыз чүплек урыны ачыкланган, 126 миллион квадрат метрлы 758 чүплек бетерелгән.
ТР ДТК инспекциясе башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 2014 елга булган эш планы нигезендә “Инспекциянең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан тапшырылган үзләренең һәм шулай ук гаилә әгъзаларының, балигъ булмаган балаларын да кертеп, 2013 ел өчен керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрнең дөрес тутырылышын тикшерү нәтиҗәләре” мәсьәләсе буенча утырышы булып узды.
Инспекция башлыгы “Татарстан Республикасының төзүчеләр берләшмәсе” ҮКО (СРО) ның еллык v хисап-сайлау җыелышында катнашты, анда ул “Татарстанның мактаулы төзүчесе” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.