2014 елның 1 сентябренә Казандагы балалар бакчаларында 4620 яңа урын булдыру планлаштырыла

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
Хәзерге вакытта 30 яңа балалар бакчасын төзү тулы куәтенә алып барыла һәм Жуков урамы буенча балалар бакчасы капиталь төзекләндерелә, аны шәһәрдәге мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре системасына кайтару планлаштырыла. 
С.Хәким, Симовнов һәм Минск урамнары буенча төзелүче объектларның да әзерлеге югары дәрәҗәдә. Аларда тышкы төзекләндерү һәм әйләнә-тирә территориядә уңайлы шартлар тудыру буенча эшләр башкарыла.
Моннан тыш, гамәлдә булган балалар бакчаларын рациональ куллану һәм төзекләндерү хисабына, аларда өстәмә 300 урын булдыру мөмкин булган.

prokazan.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International