WorldSkills International (WSI) – халыкара коммерцияле булмаган ассоциация, аның максаты бөтен дөнья буйлап һөнәри әзерлекнең һәм квалификациянең статусын һәм стандартларын күтәрүдән гыйбарәт.
WSI 1946 елдан бирле эшли, аны оештыручылар үз алдына амбициоз максатлар куйган: яшь кешеләрдә, аларның һөнәри әзерлек энтузиазмын уяту өчен, шулай ук төрле илләрдәге кешеләрнең күнекмәләрен һәм сәләтләрен чагыштыру өчен, көндәшлеккә мотив тудыру.
Шул чордан бирле WSI ның төп эшчәнлеге һәр ике ел саен төрле әгъза-илләрдә WorldSkills һөнәри осталык конкурсларын оештырудан гыйбарәт. 1950 елда беренче конкурсны үткәргәннән бирле катнашучылар саны ике илдәге 24 конкурсанттан 2009 елда WorldSkillsның Канадада үткән Конкурсында 51 илне танытучы 1000 меңнән артык ярышучыга җиткән.
“Татар-информ” МА һәм worldskills.ru мәгълүматлары буенча