Бүген “Татарстан Республикасының төзүчеләр берләшмәсе” ҮКО (СРО) ның v еллык хисап-сайлау җыелышы булды, аның кысаларында “Татарстан Республикасының төзүчеләр берләшмәсе” ҮКОның 2013 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, “Иң яхшы төзелеш мәйданчыгы”, “Иң яхшы хезмәтне саклау эшләре оешмасы” конкурсларында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Инспекция башлыгы Кудряшов Василий Александрович “Татарстанның мактаулы төзүчесе” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.