ТР ДТК инспекциясе башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 2014 елга булган эш планы нигезендә “Инспекциянең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан тапшырылган үзләренең һәм шулай ук гаилә әгъзаларының, балигъ булмаган балаларын да кертеп, 2013 ел өчен керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрнең дөрес тутырылышын тикшерү нәтиҗәләре” мәсьәләсе буенча утырышы булып узды.
Инспекциянең 27.07.2013 ел, № 59 боерыгы нигезендә барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлеккә үзләренең һәм шулай ук гаилә әгъзаларының, балигъ булмаган балаларын да кертеп, керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрне билгеләнгән вакытка (30 апрель) тапшырдылар.
“Җитәкчеләр” категориясендәге, югары, төп һәм әйдәп баручы вазыйфалары төркемнәренең дәүләт граждан хезмәткәрләренең 2013 ел буенча керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләр ТР ДТКИ рәсми сайтындагы «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә урнаштырылган.
Каралган мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде.