ТР Төзелеш министрлыгында Татарстанның 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеше программасы стратегиясе турында сөйләштеләр

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеше планы стратегиясе турында сөйләштеләр. Киңәшмәне ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин һәм ТР Икътисад министрлыгы башлыгы Мидһәт Шаһиәхмәтов үткәрде.

Киңәшмәдә ТР Төзелеш, Икътисад министрлыкларындагы җитәкче состав, ТИГП җитәкчесе Гадел Хөснетдинов, ТИГП остаханәсе башлыгы Ирина Романова, һәм шулай ук “Татарстан-2030” проекты экспертлары Борис Жихаревич, Алексей Крыловский, Елена Макаровалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте.

«Татарстан-2030» проектының фәнни җитәкчесе Борис Жихаревич сүзләренә караганда, республиканың социаль-икътисади үсеше стратегиясендә төзелешкә, шәһәр төзелешенә һәм инфраструктурага зур игътибар юнәлдерелә. Проект экспертлары ТР үсеше стратегиясенең 6 томлык тәкъдимнәрен әзерләгән инде. Анда пространствоны үстерүнең 2 варианты күрсәтелгән: агломерацион һәм дисперслы.

«Безгә чын һәм гамәлгә ашырып булырдай документ ясау өчен тыгыз элемтә кирәк. Без монда идеяләргә кагылышлы беренче сорауга җавап эзләп килдек  – әлеге проект ниндирәк булыр икән? Сездән кисәтүләр һәм тәкъдимнәр көтәбез», - диде  Мидһәт Шаһиәхмәтов.

Ирек Фәйзуллин, үз чиратында, министрлыклар белән проект экспертларының тыгыз эшенең мөһимлегенә басым ясады: «Булачак документ – төгәл билгеләнгән булырга тиешле, барча республиканың үсеше стратегиясе булачак дәүләт программаларын формалаштыру өчен нигез булып тора. Без, Татарстан Республикасының генераль планын эшләүчеләр буларак, эшкә бик җитди кереп китәргә тиешбез», - диде ул.


 "Татар-информ" МА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International