Татарстанда территорияләрне санитар-экологик чистарту барышында 20 миллион сумга якын штраф рәсмиләштерелгән. Табигатьтән файдалану өлкәсендә 4,2 мең хокук бозу очрагы ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында булып узган брифингта министр урынбасары – баш дәүләт инспекторы Рамил Низамов җиткерде.
Журналистларның сорауларына әлеге ведомствоның Экологик белем бирү һәм җәмәгатьчелек оешмалары белән үзара бәйләнеш бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының ҮТИ башлыгы Илһам Сабиров җавап бирде.
Р. Низамов сөйләгәннәрдән аңлашылганча, күзәтчелек органнары – ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Росприроднадзорның ТР буенча идарәсе, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе, Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм муниципалитетлар тарафыннан тулаем алганда 4 меңнән артык хокук бозуга каршы төшелгән, 3,3 мең беркетмә төзелгән, шул исәптән 239 ы – юридик, 745 се – вазыйфаи, 2,9 меңе – физик затларга. Хокук бозучыларга 20 миллион сумнан артык штраф түләргә туры киләчәк.
Икеайлык башланганнан бирле күзәтчелек органнары тарафыннан 213 миллион квадрат метрлык 1 меңнән артык законсыз чүплек урыны ачыкланган, 126 миллион квадрат метрлы 758 чүплек бетерелгән.