Татарстанда “Чиста төзелеш” акциясе үткәрелә. Территорияләрне санитар-экологик чистарту кысаларында чара аеруча зур әһәмияткә ия була башлады. Бу хакта бүген ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында булып узган брифингта министр урынбасары – баш дәүләт инспекторы Рамиль Низамов җиткерде.
Аның сүләре буенча, төзелеш материалларын җыеп алу һәм чыгаруга бәйле мәсьәләләр ел саен санитар икеайлык барышында килеп туа. Быел әлеге проблеманы хәл итү мөмкин булган.
Бүгенге көндә республикада 960 төзелеш мәйданчыгы исәпләнә, аларны габаритлы чүп-чардан чистарту комплекслы төстә башкарыла. Моның өчен ТР Төзелеш министрлыгы, Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белән тыгыз элемтә булдырылган.
Эш шунда ки, Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе – төзелеш мәйданнарын пычратучыларга карата административ җаваплылыкка тартуга вәкаләтле бердәнбер орган. Шуның аркасында быел икеайлык кысаларында 69 беркетмә төзелгән, шул исәптән 29ы – юридик затларга һәм 40ы – вазыйфаи затларга. Штрафларның гомуми суммасы - 1,8 млн. сум, дип хәбәр итте Р.Низамов.
Шуның белән берлектә ТР Төзелеш министрлыгы тарафыннан икеайлык барышында оештырылган “Чиста төзелеш” акциясе төзелеш мәйданнарын чистартуда сизелерлек нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген бирде, дип хәбәр итте баш дәүләт инспекторы.