2017 елның 2 маена карата Инспекция тарафыннан административ хокук бозулар турында 45 беркетмә төзелде, гомуми 690 мең сумлык штрафлар салынды.
Бизнеста коррупция тәҗрибәсе һәм ришвәтчелек барынннан да ешрак кулланыла торган топ-10 ил рейтингы.
Бүген Циолковский урамында Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча төзелгән күпфатирлы йорттан Бөек Ватан сугышы фронтовикларына һәм сугышта катнашканнарның тол хатыннарына торак тапшыру тантанасы булды. 20 кеше яңа фатирлы булу бәхетенә лаек булды.
Төбәкләрдә агымдагы елда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә 4,5 млрд.сум каралган.
2016 елда хокуклары торгызылган, алданган өлешчеләрнең гомуми саны 8,3 мең кеше тәшкил иткән. Проблемалы саналучы 84 объект төзелеше тәмамланган. Ләкин, 1 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, илнең 66 төбәгендә намуссыз төзүчеләр тарафыннан ташлап калдырылган тагын 743 объект бар.
Инспекция хезмәткәрләре ТР Биектау районында урман утырту эшләрендә актив катнашты, шулай ук үзләренең эш урыннарында һәм Казанның Зур Кызыл урамы буенча 15/9 йорт һәм Декабристлар урамы буенча 81 йорт адресы буенча урнашкан биналарга янәшә урнашкан территорияләрне тәртипкә китерделәр.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2017 елдан башлап 551 тикшерү үткәргән. Хезмәт нормалары һәм кагыйдәләрен бозу өчен 3 млн. 228 мең сумлык 129 карар чыгарылган.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә төзелеш өлкәсендә хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы таләпләре бозылуны кисәтүгә, ачыклауга һәм чикләүгә зур игътибар бирелә.
26 апрельдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашуы булды.
Митингта Инспекция хезмәткәрләре – Чернобыль АЭСында авария нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашкан ТР ДТК инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Фәтхелислам улы Сафиуллин һәм Инспекциянең Көнбатыш территориаль органы җитәкчесе Илсур Юныс улы Гайнетдинов катнашты.