ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

16 февральдә НОТИМ инициативасы буенча, Россиянең Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, «Төзелеш навигаторы 2024: цифрлаштыру курсы. Алабуга МИЗ» Бөтенроссия тармак конференциясе узачак. 

5 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Вәли Рифар улы Нәҗмиев үзенең туган көнен билгеләп үтә.


2
февраль, 2024 ел
җомга

2024 елның 2 февралендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Минзәлә муниципаль районы, Коноваловка авылы янында урнашкан автомобильгә газ салу буенча яңа компрессор станциясенең (1 этап) проект документациясенә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.

2024 елның 2 февралендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Татарстанның Зеленодольск муниципаль районы, Осиново авылында урнашкан яңа капиталь төзелеш объектларына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр бирелде.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе февраль ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.


1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Грипп куркыныч һәм каты авыру, ул кеше сәламәтлегенә иң начар йогынты ясарга мөмкин. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, грипп коронавирус йоктырган кешеләр өчен куркыныч булып тора. Covid-19 белән авырган иммун системасының грипп белән очрашуга реакциясе кискен булырга мөмкин.

2024 елның 31 гыйнварында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Киров районы, 25 Октябрь урамында урнашкан торак булмаган биналары булган яңа торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

 


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 31 гыйнварында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанда Николай Ершов урамындагы 29нчы йортта төзекләндерелгән административ бинага проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.


29
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы, Красный Ключ авыл җирлеге, Красный Ключ бистәсе адресы буенча 3 нче номерлы яңа торак йортны тикшерә.

Татарстан Россия мәгълүмат технологияләрен үстерү фонды тарафыннан хупланган IT-проектлар саны (ВЭБ.РФ төркеменә керә) һәм грантлар күләме буенча беренче урында тора, дип хәбәр итә «Татарстан – казанышлар республикасы» порталы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International