Бүгенге көндә строим.дом.pф платформасында шәхси торак төзелеше өчен эскроу-счетлар куллану турындагы федераль закон кысаларында хезмәттәшлеккә әзер булган 2,5 мең подряд оешмасы теркәлгән, закон 2025 елның 1 мартында үз көченә керде. ИТТ өлкәсендә әлеге оешмалар белән 100 дән артык подряд килешүе төзелгән инде, ә төзелә торган йортларның гомуми мәйданы 12 мең кв. м артык. Бу хакта Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте.
«Эскроу-счетлар механизмы күпфатирлы йортлар төзегәндә үзен яхшы яктан күрсәтте. Бу чара гражданнарның финансларын намуссыз төзелеш оешмаларыннан саклый һәм йортлар төзегәндә килешүләрнең куркынычсызлыгын гарантияли. Хәзер бу механизм шәхси торак төзелешенә дә кагыла. Без кешеләрнең шәхси йортларга кызыксынуын һәм үз участогында яшәргә теләге булуын күрәбез. Узган ел эчендә генә дә 62 млн кв. метрдан артык файдалануга тапшырылды, бу илнең бөтен тарихында рекорд булды. ИТТ күләме арткан саен, кешеләргә әлеге секторның максималь уңайлылыгын һәм ышанычлылыгын тәэмин итү мөһим. Шәхси йортлар өчен эскроу турындагы яңа законның беренче ае мондый механизм буенча 2,5 меңнән артык подряд оешмасы эшләргә әзер булуын күрсәтте. Һәм инде ИТТ подрядчылары гомуми мәйданы 12 мең кв. метрдан артык булган йортлар төзелешенә 100 дән артык килешү төзегән. Болар барысы бергә ИТТ базарының куркынычсызлыгын һәм үтә күренмәлелеген арттыру буенча сайланган юлның дөреслеген раслый. ИТТ эскроу счетларын куллану заказ бирүчеләр һәм башкаручылар арасында ышанычның сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсен булдырырга ярдәм итәчәк», – диде Марат Хөснуллин.
Вице-премьер билгеләп үткәнчә, эскроу механизмы ярдәмендә төзелә торган шәхси йортларның күбесе – Мәскәү, Әстерхан, Төмән өлкәләрендә, Краснодар краенда, Башкортстан, Бурятия, Татарстан Республикаларында.
Яңа закон үз көченә кергәч, эскроу-счетлар белән эшләүче подрядчылар подряд килешүләрен строим.дом.pф порталында урнаштырырга тиеш. Шул ук вакытта эскроу буенча төзелә торган йортның уртача мәйданы 110 кв. м тәшкил иткән, ә төзелешнең уртача вакыты 8 айдан артмый. Халык арасында иң зур популярлык бер катлы йортларга ия – аларны заказ бирүчеләрнең 70% сайлый.
Строим.дом.pф платформасында шулай ук шәхси торак йортлар проектлары каталогы урнаштырылган, аларның саны 10,8 меңнән артып китә, ә аларның 85% ы эскроу механизмын кулланып төзелә ала.
«Россия гаиләләренең 70% ы диярлек үз йортларында яшәргә тели. ИТТ эскроу счетлары турындагы кабул ителгән закон – бу базарның куркынычсызлыгын арттыруга мөһим адым. «ДОМ.РФ» аны эшләүдә катнашты, гражданнарны яклау һәм нәтиҗәле финанс механизмнары булдыру буенча тәкъдимнәр формалаштырды. Без аның күпфатирлы төзелештәге кебек үк нәтиҗәле эшләвен игътибар белән күзәтәчәкбез, анда фактта алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителгән. Эскроу счетларын кулланучы подрядчылар өчен өстәмә рәвештә НДС гамәлдән чыгарылган – бу финанс йөкләнешен киметә һәм шәхси йортлар төзелешен россиялеләр өчен кулайрак итә», - дип билгеләде «ДОМ.РФ» генераль директоры Виталий Мутко.
«ДОМ.РФ» бәяләве буенча, эскроу счетлары механизмын кулланып төзелеш алып баручы подрядчыларны НДС түләүдән азат итү 7,8 млн сумлык йорт төзелешенә чыгымнарны 600 мең сумга киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Чыганак: http://government.ru/news/54664/