2025 елның 8 апрелендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан «Чистай шәһәрендә пассажир пристане төзелеше (1 этап)» объектын төзүчегә аның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.
Объектта 100 пассажирга исәпләнгән пассажирлар павильоны, шпунт стенасы, аның составында кордон линиясе буенча 139 п. м озынлыктагы пассажирлар причалы, өске һәм аскы открылкалар төзелгән.
Төзүче: Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башкарма комитеты.
Техник заказчы: «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Генераль подрядчы: «Алтын Групп» төзелеш компаниясе ҖЧҖ.
Генераль проектчы: «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.