«Станция Юбилейная» торак комплексында 803 фатирлы яңа йорт тикшерелә

2025 елның 11 апреле, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанның «Станция Юбилейная» ТК территориясенә чыктылар. Бу көннәрдә биредә төзелгән 2 нче комплексның 2.2 нче йортын (төзелеш номеры) тикшерү бара.

Объект төзелеше 2022 елның июлендә башланган. Андагы катлар саны – 19. Фатирлар саны – гомуми мәйданы 36 мең кв. метрдан артык булган 803.

Торак йортны төзүче –  «Станция Спортивная-2» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Сувар» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Суварстроит» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «СувАРХ» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International