Айгөл Газизова Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертелде

2025 елның 11 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советының кадрлар буенча комиссиясе тарафыннан билгеләнгән тәртип нигезендә 2024 ел йомгаклары буенча дәүләт хезмәткәрләрен Татарстан Республикасының электрон мактау тактасына кертү турында карар кабул ителде.

Дәүләт хезмәткәрләрен Татарстан Республикасының электрон мактау тактасына кертү өчен нигез булып һөнәри казанышлар, инициативалылык һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш кертү тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән Электрон мактау тактасына Хокукый эш һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсенең административ практика бүлеге башлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең I класслы киңәшчесе Айгөл Айдар кызы Газизова кертелде.

Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасының рәсми порталында «Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәте» бүлегендә урнаштырылган:

https://gossluzhba.tatarstan.ru/doska-pocheta.

Коллегабызны чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International