Зеленодольскида «Анатомика» ҖЧҖ җитештерү бинасы төзелде

2025 елның 11 апреле, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Зеленодольскидагы җитештерү бинасының проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.

Аны төзүче – «Анатомика» ҖЧҖ, аның эшчәнлегенең төп төре – медицина инструментлары һәм җайланмалары җитештерү.

Объект төзелеше 2024 елның октябрендә башлана. Аны төзегәндә кулланыла торган таяныч һәм киртә конструкцияләре материаллары: җыелма каркас һәм эленмәле сэндвич-панельләр. Фундамент тибы – монолит плитә. Түбә тибы – яссы.

Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 2328,30 кв. метр тәшкил итә. 

Техник заказ бирүче – «ИТЦ Союз» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Арконт» ТК» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Универсалпроект» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International