Казан шәһәренең «Светлая долина» торак комплексында 1-3 нче йортның яңа корпусы төзелде

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан «ПК-3, 1-3 номерлы торак йорт, 1 корпус, М-1 микрорайоны, «Светлая долина» торак районы, Казан шәһәре Совет районы» объектын төзүчегә аның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.

Бинада катлар саны – 26. Аның гомуми мәйданы 30508,80 кв.метрдан артык. Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 19262,80 кв. метр булган 480 фатир төзелгән. 

Төзүче – «Светлая долина 16» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «АК БАРС Инжиниринг» ҖЧҖ. Генподрядчы – «АК Барс Строй» ПТК ҖЧҖ. Генпроектлаштыручы – «АБ1 архитектура бюросы» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International