Җиңү Көненең 80 еллыгын бәйрәм итүгә бер айдан азрак вакыт калды. Татарстанның күп кенә социаль учреждениеләрендә һәм уку йортларында әлеге вакыйгага багышланган чаралар уза.
Шушы көннәрдә Зеленодольскида «Социаль-гуманитар белем бирү үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениесе тарафыннан оештырылган «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына» дип исемләнгән китап укучылар конкурсы узды.
Әлеге чара чын шигърият һәм Ватаныбыз өчен гомерләрен биргәннәрне искә алу бәйрәменә әверелде. Бәйгедә катнашучылар сугыш, совет солдатларының батырлыклары һәм туган җиргә мәхәббәт турында шигырьләр укыдылар.
Укучылар конкурсында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлеге өлкән белгече Диана Габделбәрованың бертуган энесе катнашты.
Аның исеме – Муса Вәлиев. Малайга 8 яшь, ул Зеленодольск муниципаль районының 1 нче лицеенда икенче сыйныфта укый.
Муса гаиләсендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар да бар. Аларның берсе – укучының карт бабасы – Әхмәтсафин Муса Әхмәтсафа улы, балага исемне аның хөрмәтенә кушканнар.
Муса Константин Симоновның «Көт мине» («Жди меня») дигән легендар шигырен укыды һәм бабасының бабасына һәм Бөек Ватаныбызга азатлык китергән барлык совет солдатларына багышлады.
Рәхмәт сиңа, яшь дустыбыз! Үз гомерләрен кызганмыйча, фидакарь хезмәтләре белән Җиңү коралын коеп, дөньяны фашизмнан коткарып калган һәм сугыш кырларында Ватаныбызның бәйсезлеген батырларча саклап калган данлыклы җиңүчеләр буыны турында хәтерләгәннәре һәм истәлекләрен хөрмәтләгәннәре өчен илебезнең барлык балаларына рәхмәт!
Видеога сылтама: https://vk.com/wall-196723033_3302
#Год_Защитника_Отечества_2025 #Победа80