Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм.
Юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны, шулай ук гражданнарны 2017 елның 30 сентябрендә төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә законнарның зарури таләпләрен аңлату мәсьәләсе буенча “Ачык ишекләр көне”нә чакырабыз. Тулырак мәгълүматларны алу өчен (843) 237-52-65 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үзенең эшчәнлегендә мәгълүмат ягыннан ачык һәм үтәкүренмәле булу принцибына таянып эш итә.
“Ришвәтләргә каршы ничек көрәшергә? Асарга кирәктер, мөгаен”. Владимир Путин
2017 елның 27 сентябрендә, 10 сәгатьтә киңәшмәләр залында видеоэлемтә рәвешендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы булачак.
Мәдәният объектларында алдан каралган эшләрнең 97,7 проценты тәмамланган. 99 процент дәрәҗәсендә авыл җирлекләре советлары биналарында капиталь ремонт башкарылган.
Хөкүмәт шәһәр төзелеше проектлары хакында онлайн тәртибендә фикер алышуны һәм ачык тыңлаулар үткәрүне гамәлдән чыгаруны күздә тота. Бу хактагы закон проекты беренче укылышта кабул ителгән, ләкин парламентарийлар икенче укылышка аңа үзгәрешләр кертүне таләп итә.
Биналарның һәм корылмаларның иминлеге мәсьәләләренә кагыла торган барлык гамәлдәге төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрен, шулай ук федераль башкарма хакимият органнары документларын Төзелештә норматив документларның бердәм федераль реестрына кертү максатка ярашлы булыр.
Хезмәтне саклау мәсьәләсе ТР ДТКИ эшчәнлегендә әһәмиятле юнәлеш булып тора.
2017 елда Татарстанда капиталь ремонт 110 балалар бакчасында, 36 гомуми белем бирү учреждениеләрендә гамәлгә ашырылган, алар арасында 7 коррекция мәктәбе дә бар, – барлыгы 146 объект, бу эшләргә 2 миллиард 576 миллион сум акча тотылган.