2017 елның 27 сентябрендә, 10 сәгатьтә киңәшмәләр залында видеоэлемтә рәвешендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы булачак, түбәндәге мәсьәләләр буенча:
1. ТР ДТК инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органында ТР ДТК инспекциясенең коррупциягә каршы көрәш программасын тормышка ашыру турында.
2. ТР ДТК инспекциясенең административ хокук бозулар һәм административ түләүләр буенча эшләрен карап тикшерү эшенең торышы турында.
3. Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарга булган үзгәрешләр турында.
4. “Шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестры” РФ Федераль салым хезмәтенең белешмәләр базасыннан файдаланып, эшкуарлык эшчәнлегендә Инспекциянең дәүләт хезмәткәрләренең катнашуын тикшерү нәтиҗәләре турында.