ТР ДТК инспекциясе башлыгының Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы

2017 елның 29 сентябре, җомга

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!

ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм.

Чын күңелдән тормыш энергиясе, оптимизм, мәңге яшь калуыгызны һәм рух көрлеге теләп калабыз. Сез үткәреп җибәргән гомер юллары Сезнең өчен горурлык предметына, ә әйләнә-тирәдәгеләр өчен зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе чыганагына әверелсен.

Ныклы сәламәтлек Сезгә, озын гомер, иминлек, бәхет насыйп булсын, якын кешеләрегезнең кайгыртучанлыгы һәм яратуы Сезне һәрчакта да җылытып торсын!

Иң изге теләкләр белән, ТР ДТКИ башлыгы В.А.Кудряшов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International