Инспекциядә Башлык каршында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

ТР ДТК инспекциясе башлыгы В.А.Кудряшов рәислегендә булып узган Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында Инспекция башлыгы урынбасарлары Л.З. Фатыйхов, Р.Г. Гаянов, Хокук идарәсе башлыгы Ш.Н.Раимов, Инспекция Аппараты бүлекләре башлыклары, территориаль органнарның җитәкчеләре катнашты.

ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үзенең эшчәнлегендә мәгълүмат ягыннан ачык һәм үтәкүренмәле булу принцибына таянып эш итә. ТР ДТКИ тарафыннан коррупциягә каршы көрәш буенча күрелә торган чаралар турында мәгълүмат Инспекциянең http://gsn.tatarstan.ru рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә урнаштырыла.

Утырыш кысаларында Капиталь төзелеш объектларын төзүне, үзгәртеп коруны күзәтү буенча Төньяк-Көнчыгыш территориаль орган җитәкчесе З.Х.Фәрхетдинов территориаль органда ТР ДТКИ коррупциягә каршы программасын тормышка ашыру турында мәгълүмат җиткерде.

ТР ДТКИ административ хокук бозу эшләрен карап тикшерү һәм түләүләрне администрацияләү эшләренең торышы хакында административ тәҗрибә һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту бүлеге башлыгы А.А. Газизова сөйләде.

Юридик бүлек башлыгы Л.Т. Булатова утырышта катнашучыларны коррупциягә каршы көрәш законнарына кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.

Инспекциядәге дәүләт хезмәткәрләренең эшкуарлык эшчәнлегендә катнашуын РФ Федераль салым хезмәтенең “Шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестры” белешмәләр базасыннан файдаланып тикшерү нәтиҗәләре хакында дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлекнең коррупциячел һәм башка төрле хокук бозуларны профилактикалау секторының әйдәп баручы киңәшчесе А.З. Игнатьева сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International