ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр Татарстанда Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар узачак. ТР Министрлар Кабинетының 15.02.2024 ел, № 312-р боерыгы нигезендә, әлеге тәкъдим җәмәгатьчелек игътибарын хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, шулай ук хезмәт культурасын республика эшчәнлегенең барлык өлкәләренә чыгару максатында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.

 


16
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Казанның Идел буе районында Коллекторная урамында урнашкан реконструкцияләнгән  «Приволжская» 110 кВ ПС карата  ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең күчмә йомгаклау тикшерүе башланды.


15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

2023 ел йомгаклары буенча, билгеләнгән тәртипкә ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Раис каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча Советның кадрлар буенча комиссиясе дәүләт хезмәткәрләрен Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү турында карар кабул итте.

Дәүләт хезмәткәре коррупциячел хокук бозуга этәрү максатларында нинди дә булса затларның мөрәҗәгать итүенең барлык очраклары турында да эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленә, прокуратура органнарына яки башка дәүләт органнарына хәбәр итәргә бурычлы.

«Стройэкспертиза» журналы сайтында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин белән әңгәмә басылып чыкты.


12
апрель, 2024 ел
җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коелган алюминий савыт-сабасы җитештерү заводының проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә. Ул Татарстанның Кукмара муниципаль районының «Кукмара» сәнәгать паркында урнашкан.


11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

11 апрельдә ТР ДТК Инспекциясе җитәкчесе В.Р. Нәҗмиев рәислегендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.

 

Татарстанның Кайбыч районы Шүширмә авылындагы сөт-товар фермасының ТР Дәүләт төзелешен күзәтчелеге йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланды. Объектка проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә биреләчәк.

Чаллыда ТР ДТК инспекциясе тарафыннан «Бүлү-склад комплексы. 4 блок» объекты тикшерелщ башлады. Тикшерүнең нигезе – төзелеш тәмамлануы турында хәбәр. 

Казанның Идел буе районы, Карбышев урамы, 12а адресы буенча торак булмаган биналар һәм җир асты паркингы булган торак комплекска карата ТР ДТК инспекциясе тарафыннан актыккы тикшерү уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International