ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 29 июлендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов эш визиты белән Түбән Кама һәм Алабугада булды. Сәфәр барышында ул кайбер әһәмиятле объектларның төзелеш мәйданнарын карады.

Василий Кудряшов «Адымнар-Алабуга» полилингваль мәктәбендә барган төзелеш эшләре белән танышты. Әлеге мәктәп белем бирү учреждениеләре проектына керә, аны ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән. Объект төзелеше соңгы стадиягә кергән. 

Аннары ул «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә торган ике балалар бакчасын карады. Төзелә торган объектларның һәрберсе 260 балага исәпләнгән.  Хәзерге вакытта объектта гомумтөзелеш эшләре тәмамланган, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау, вентиляцияләнә торган, элмә  фасад урнаштыру, якындагы территорияне төзекләндерү эшләре бара.

Бинада уен һәм физкультура мәйданчыклары, музыка залы, төркем һәм йокы бүлмәләре, азык-төлек блогы һәм башка бүлмәләр каралган. Һәр балалар бакчасының гомуми мәйданы 3975,9 кв. метр тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирү объектлары әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. 

Шулай ук ул күнекмәләр алу өчен футбол манежын да карады, ул шулай ук югары әзерлек дәрәҗәсендә.  

Шуннан соң Василий Кудряшов ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Тикшерүләрнең расланган программасы кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелек инспекциясе инспекторлары Буада Некрасов урамында урнашкан яңа балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты. Мәктәпкәчә учреждение «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында төзелә.    

Хәзерге вакытта объектта вентиляцияләнә торган фасад буенча эшләр тәмамланып килә, эчке бизәкләү эшләре, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара, тирә-юньне төзекләндерү эшләре башланган, күләгә әвеслекләре урнаштырыла.

Ике катлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 260 балага исәпләнгән. Бу балалар бакчасы районда иң эреләрнең берсе булачак. Биредә 14 төркем ачу планлаштырыла.  Бинада уен һәм физкультура мәйданчыклары, музыка залы, йокы бүлмәләре, азык-төлек блогы һәм башка бүлмәләр каралган. Объектны тапшыру вакыты 2020 елның августында билгеләнгән. Тикшерү уңай нәтиҗә алган очракта, әлеге социаль объектка проект документларының ярашлылыгы турында бәяләмә биреләчәк. 

Бүген «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» утырышы узды.

«Түгәрәк өстәл» эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Гарипов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин һәм чакырылган башка затлар катнашты.

Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде: Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү буенча эш планы нигезендә мәктәпкәчә белем бирү һәм мәктәп объектлары буенча республика программаларының үтәлеше, шулай ук җирле әһәмияттәге юлларның характеристикаларын республика мәгълүматлар базасына кертү.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үзенең чыгышында Татарстан муниципаль берәмлекләрендә мәктәпкәчә белем бирү һәм мәктәп объектлары буенча республика программаларының үтәлеше турында сөйләде. Агымдагы елда барлыгы 8 мәктәп һәм 22 балалар бакчасын файдалануга тапшыру планлаштырылган. Көз башына барлык объектлар да файдалануга тапшырылачак.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин чыгыш ясады. Ул ахыргы тикшерүне үткәрү тәртибе һәм проект документларының ярашлылыгы турында бәяләмә алу турында сөйләде. Илфарт Сафиуллин федераль закон нигезендә мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме бирү буенча төзелә торган барлык объектларга да ярашлылык турында бәяләмә алырга кирәклеге турында искәртте. Әлеге документ, расланган проект карарлары таләпләренә туры китереп, төзелешнең тәмамлануы турында раслый. 


24
июль, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәсе тапшырып, «Административ-көнкүреш корпусы булган сәнәгый торбаүткәргеч арматура җитештерү буенча эш корпусы» объектының әзер булуын раслады.

Объект Яр Чаллы шәһәренең «Төзелеш» юлы сәнәгать зонасында урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы 8000 кв. метр тәшкил итә. Проектта офис бүлмәләре булган эш һәм административ-көнкүреш корпусы каралган. Шул ук вакытта бинаның эчке күренеше заманча архитектура чишелешләре нигезендә башкарылган. Аерым алганда, административ-көнкүреш корпусы композициясенең нигезе – атриум. 

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы урынбасары Линар Фатыйхов планлы эш кысаларында Алабуга, Түбән Кама һәм Яр Чаллыда булды, анда ул социаль әһәмиятле объектлар төзелеше белән танышты.

Алабугада ул «Адымнар-Алабуга» полилингваль мәктәбен карады. Объектта төзелеш эшләре ахырына якынлашып килә. Мәктәпнең әзерлек дәрәҗәсе 90% тәшкил итә.

Бүгенге көндә эшчеләр яңа бинаның эчке ягын бизәкләү, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләрен төгәлли, территорияне төзекләндерү эшләрен башкара. Төзүче оешма объектны 2020 елның август башында тапшырырга планлаштыра.  

Түбән Камада Линар Фатыйхов Тукай урамында урнашкан футбол манежын карады. Хәзерге вакытта объектта гомумтөзелеш эшләре тәмамланган, эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләрен монтажлау, эчке бизәкләү эшләре, вентиляцияләнә торган фасадны урнаштыру, якындагы территорияне төзекләндерү эшләре бара. Төзүче оешма мәгълүматларына караганда, объектның әзерлек дәрәҗәсе 75% тәшкил итә.

Сәфәр ахырында Инспекция башлыгы урынбасары Яр Чаллы шәһәрендә төзелә торган татар драма театры белән танышты. Хәзерге вакытта объектта вентиляцияләнә торган фасадны монтажлау эшләре тәмамланып килә, тамаша залы конструкцияләрен урнаштыру эшләре бара, бизәкләү эшләренә керешкәннәр, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлыйлар. Әзерлек дәрәҗәсе 70% тәшкил итә. Төзүче оешма объектны 2020 елның сентябрендә тапшырырга планлаштыра.

2020 елның 23 июлендә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәсе тапшырып, Биектау авылындагы ябык йөзү бассейнының әзер булуын раслады.

Яңа йөзү комплексында проект белән 25 метрлы зурлар бассейны һәм 10 метрлы балалар бассейны каралган. Корылмада шулай ук суның сыйфатын тикшерү өчен химик лаборатория, душ, киенү-чишенү бүлмәләре, административ һәм хуҗалык-көнкүреш бүлмәләре бар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар каралган.

Спорт объекты Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау авылындагы Сосновая урамында урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы 1498,4 кв. метр тәшкил итә.


23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов Капиталь төзелеш объектлары төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Көньяк-көнчыгыш территориаль орган җитәкчесе урынбасары Шәйхетдинов Фәрит Әхтәм улына ТАССРның 100-еллыгына истәлекле билге тапшырды.

57 яшьлек Фәрит Әхтәм улы Әлмәт районының Түбән Абдул авылыннан, Әлмәт төзелеш техникумын һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының юридик институтын тәмамлаган. 1987 елдан 2004 елга кадәр Әлмәт шәһәре Эчке эшләр идарәсендә хезмәт иткән. 2004 елдан башлап Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Көньяк-көнчыгыш территориаль орган җитәкчесе урынбасары вазыйфасында хезмәт эшчәнлеген башкара.

«Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале бар. Эш вакытында төзелеш тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Намуслы хезмәте һәм төзелеш комплексын үстерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.


21
июль, 2020 ел
сишәмбе

«Дуслар, priroda.life сайтында Татарстан өчен тавыш бирергә ике көн калды. Әгәр җиңеп чыксак, республикага Зәңгәр күлләрне, Кама Тамагы районындагы Лобач тавын һәм Юрьев мәгарәсе янындагы территорияләрне, Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгын, «Түбән Кама» милли паркын һәм Балык Бистәсе районындагы Шумбут тыюлыгын төзекләндерүгә федераль акча бүлеп биреләчәк. Тизләтеп алыйк!» – дип язган ТР Президенты үзенең Instagram битендә.

Татарстанга тавыш бирү өчен priroda.life сайтындагы «География» бүлегенә керергә, авторизация узарга (почта яки социаль челтәрләр аша), картада Татарстанны сайларга һәм проектлар өчен тавыш бирергә кирәк.

Конкурста җиңү Татарстанның уникаль урыннарында цивилизацияле ял өчен шартлар тудырырга, республика буенча гаилә һәм дуслар белән сәяхәт итү һәм аның табигый байлыкларын саклау өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк.


20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Документлар белән тәэмин итү һәм контроль бүлеге башлыгы Есина Наталья Александровна юбилеен билгеләп үтә. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендәге хезмәт эшчәнлеген ул бүлек җитәкчесе вазыйфасында башлап, 2008 елның июленнән бирле эшли.  

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы Наталья Александровнаны чын күңелдән 60 яшьлек юбилее белән котлый! Без Сезгә төзелеш тармагында озак еллар хезмәт куйганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телибез. Хәзерге дөньяда эш башкаручының роле мөһим, чөнки грамоталы һәм профессиональ үтәлгән документлар – ведомствоның йөзе булып тора. Сезнең эш, чыннан да, хөрмәткә лаек.  

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, оптимизм, иминлек һәм барлык планнарыгызның тормышка ашуын телибез!

Татарстанда яшь гаиләләр социаль ипотека буенча торак алачак. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тиешле карарны имзалаган.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яшьләр өчен иң кискен проблема – үз тораклары булмау. Яңа ярдәм чарасы 6 меңнән артык яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.  

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, яшьләргә ярдәм иткәндә системалы алым кирәк, бигрәк тә бу катлаулы икътисадый вәзгыятьтә. «Без бу чара ярдәмендә демографик ситуациянең дә яхшыруына һәм республика шәһәрләрендә һәм районнарында яшь белгечләр төпләнеп калуга өмет итәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International