2025 елның 22 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казанның Идел буе районындагы Хәрби шәһәрчек-33 территориясендә инженер челтәрләре булган 3 нче торак йортны төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 7711,70 кв. метр булган 138 фатир төзелгән.
Төзүче – «Ак таш-Инвестстрой» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ.
Техник заказчы – «Ак таш-Инвестстрой» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ.
Генераль подрядчы – «Ак Таш» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Армида» ҖЧҖ.
Шул ук көнне ТР ДТК Инспекциясе 2 нче номерлы торак йортка да бәяләмә бирде. Анда гомуми мәйданы 7752,60 кв. метр булган 145 фатир урнашкан. Беренче каттагы блок-секцияләрнең һәрберсендә торак булмаган биналар каралган. Объект территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы бар.