ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Совет районында «Нокса парк» торак комплексы төзелешенең 2 нче чиратының проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.
«Нокса парк» торак комплексы Константиновка авылында урнашкан, ул тагын өч яңа йорт төзү хисабына киңәячәк. Бу 4 нче, 5 нче һәм 6 нчы корпуслар.
4 нче һәм 6 нчы корпуслар секция тибындагы 17 катлы торак йортлардан тора, аларда коммерция файдалануындагы торак булмаган бүлмәләр, беренче каттагы фатирлар, җир асты катында фатирдан тыш индивидуаль һәм хуҗалык келәтләре урнаштырылган.
5 нче корпус 12 катлы ике секцияле торак йорттан гыйбарәт, анда коммерция файдалануындагы торак булмаган бүлмәләр, беренче каттагы фатирлар, җир асты катында фатирдан тыш индивидуаль хуҗалык келәтләре урнаштырылган.
Киләчәктә әлеге йортларга 502 кеше күченәчәк, фатирларның гомуми мәйданы – 20812,50 кв. метр.
Объектны төзүче – «Алтын» МТ» АҖ. Техник заказ бирүче – «Технический заказчик-Регион» АҖ. Генераль проектлаучы – «МСК Проект» ҖЧҖ.
Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә 1, 2, 3 нче корпуслар ярашлылык бәяләмәләрен алдылар, аларда 479 фатир төзелгән.