ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республиканың Алексеевск районында «Мөслим – Биләр» автомобиль юлында Кече Чирмешән елгасы аша төзекләндерелгән күпер төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Шушы көннәрдә биредә республика ведомствосының автомобиль юллары һәм транспорт корылмалары төзелешенә һәм реконструкцияссенә күзәтчелек буенча территориаль орган инспекторлары булып китте. Объектка карата актыккы тикшерү уңай тәмамланды.
Капиталь төзелеш объектын реконструкцияләү 2024 елның маенда башланган. Проект нигезендә гамәлдәге күперне тулысынча сүтеп бетерү һәм аның урынында автомобильләр үткәрү өчен билгеләнгән яңасын төзү каралган.
Агымдагы елның май ахырыннан биредә аралык төзелеше һәм күпер өслеге, күпердә һәм юлларда асфальт-бетон өслек җәю эшләре алып барылган. Вакытлыча урап уза торган автомобиль юлы демонтаж ителгән.
Объект составында: су агызу системасы, хәрәкәтне оештыру һәм куркынычсызлык, юл билгеләре һәм киртәләр, юл билгеләре, элемтә челтәрләрен үзгәртеп кору. Күпергә килү юллары белән аның озынлыгы – 440 м, машина йөрү өлешенең киңлеге 12,9 м тәшкил итә.
Объектны төзүче һәм техник заказчы – «Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе («Главтатдортранс» ДКУ).
Генераль проектчы – «Спецдорпроект» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Мостовик» ҖЧҖ.