ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Вахитов районында Һади Атласи урамындагы беренче катта җир асты автостоянкасы һәм офис бүлмәләре булган яңа торак йортның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә.
Объект төзелеше 2023 елның мартында башлана. Бина тугыз катлы. Аның конструктив схемасы – керамик блоклы, җылытыла һәм вентиляцияләнә торган фасадлы монолит каркас. 1 каттан 9 катка ике пассажир лифты күтәрелә (бер лифт 1000 кг йөк күтәрә, икенчесе – 400 кг).
Проект нигезендә йортта гомуми мәйданы 4953,40 кв. метр булган 62 фатир төзелгән. Шулардан бер бүлмәле – 23, ике бүлмәле – 31, өч бүлмәле – 8.
Җир асты катында паркинг һәм бинага хезмәт күрсәтү өчен техник бүлмәләр урнашкан. Җир асты паркингының файдаланыла торган түбәсендә торак йортның ишегалды территориясе мәйданчыклары урнаштырылган. Машина кую урыннары саны – 45.
Объектны төзүче – «Стройресурс Инвест» махсуслаштырылган төзүчесе» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Сувар» ҖЧҖ. Ген. проектчы – «Инженер-җитештерү үзәге» ҖЧҖ.