ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2021 ел
сишәмбе

17 августта Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе  Татарстан Республикасы, Балтач муниципаль районы, Норма авылы, Казан урамы, 11 нче йорт адресы буенча урнашкан «Тургай» балалар бакчасына капиталь төзелеш объектының проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.

 

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Яр Чаллы шәһәренең Чулман проспектында 1224 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем бирү мәктәбендә ахыргы тикшерү эшенә кереште. Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Төзелеш эшләрен «Грань» ҖЧҖ компаниясе алып бара. 

17 августта Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү өчен үз кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрде.

2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week-2021 халыкара форумы узачак. Цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә ясалган системаларны, сервисларны һәм хезмәтләр күрсәтүне эшләп чыгаручылар һәм алардан файдаланучыларга юнәлдерелгән чараны заманча «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә катнаш (офлайн+онлайн) формада уздырырга планлаштырыла.


13
август, 2021 ел
җомга

Әлеге август көннәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Горький шоссесы урамы, 100 йорт адресы буенча өстәмә белем бирү үзәгендә ахыргы тикшерү уздыра. Объект «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексының бер өлеше булып тора һәм «Пламя» яшьләр лагере территориясендә урнашкан. Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы оешма – «Алтын Групп» төзелеш компаниясе ҖЧҖ. Төзелешне башкаручы зат – «Грань» ҖЧҖ.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Дәүләт статистикасы федераль хезмәтеннән алынган Бөтенроссия халык исәбен алу турында (14.07.2021 № ПС-17-2/342-РВ, 30.07.2021 № ПС-17-2/385-РВ)  халыкка мәгълүмат җиткерүдә ярдәм итү буенча күрсәтмәләр әзерләгән.


12
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

12 августта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы тантаналы рәвештә документлар белән тәэмин итү һәм контрольлек бүлеге җитәкчесе Н.А. Есинаны лаеклы ялга озатты. Ул инспекциядә 2008 елдан бирле эшли иде.


10
август, 2021 ел
сишәмбе

9 августта Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казан шәһәренең Совет районы, Академик Губкин урамы, 3 нче йорт адресында урнашкан күпфатирлы торак йортка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.

 

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районындагы Н. Ершов урамында урнашкан торак комплекста «11 нче күп профильле лицей» муниципаль автоном учреждениесендә ахыргы тикшерү эшенә кереште.


9
август, 2021 ел
дүшәмбе

9 августта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылында мәктәп бинасында ахыргы тикшерүне башлап җибәрде. Объект Актаныш авыл җирлеге, Актаныш авылы, Аэропорт урамы, 3а адресы буенча урнашкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International