2023 елның 14 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республиканың Питрәч районы Көек авылының төньяк-көнбатышында урнашкан «Яшьлек» микрорайонындагы 34 нче йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде. Бу II төзелеш чиратындагы йортларның берсе.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «Капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә, капиталь ремонтлаганда башкару документациясе составын һәм аны алып бару тәртибен раслау турында» 16.05.2023 ел, № 344/пр боерыгы белән Башкару документациясе составы тәгаенләштерелә, аны алып бару тәртибе конкретлаштырыла, шул исәптән электрон документлар, тәкъдим ителә торган документларның үрнәкләре билгеләнә.
2023 елның 13 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Павлюхин һәм Шаляпин урамнары киселеше адресы буенча урнашкан, торак булмаган биналары һәм җир асты автостоянкасы булган торак комплексы (төзелешнең 1нче этабы)» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
2023 елның 11 сентябреннән милек салымнарын түләү өчен хәбәрләр таратыла башлады.
Россия Федерациясенең 17 субъекты территориясендә эшләп килүче «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын түләүсез җыю һәм утильләштерүнең нәтиҗәле механизмы булып тора. Программа төбәкләрнең профильле дәүләт программаларында, территориаль схемаларда һәм экологик мәгърифәтне үстерү планнарында чагылдырылган.
2023 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасында «Татарстан кроссы-2023» республика массакүләм ярышлары узачак.
2023 елның 11 сентябрендә Казан шәһәренең Совет районында Родина урамындагы торак йортлар һәм инфраструктура объектлары комплексының яңа 14 нче йорты ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан бирелгән проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә алды.
2023 елның 20-22 сентябрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week-2023 форумы узачак.2023 елның 20–22 сентябрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week-2023 форумы узачак.
2023 елның 7 сентябрендә киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Татарстан Республикасында Россия Юстиция министрлыгының «Вправе.рф» хокукый ярдәм порталы дәүләт электрон сервисы аша түләүсез юридик ярдәм алырга мөмкин (https://xn--80adbm1cg.xn--p1ai/).