Казан шәһәренең «Мәхәббәт» торак комплексындагы 112 фатирлы соципотека йортына ЗОС бирелде

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең «Салават күпере» торак районының «Мәхәббәт» комплексында яңа 1-1-3 номерлы торак йортның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Торак булмаган биналар һәм тышкы инженерлык челтәрләре булган йортта – 9 кат, гомуми мәйданы 5914,10 кв. метр булган 112 фатир бар. Бинаның гомуми мәйданы 9659,30 кв. метр тәшкил итә.

Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Генераль подрядчы – «АК Барс Строй» ҖТК» ҖЧҖ. 

Генераль проектлаучы – «АБ 1 архитектура бюросы» ҖЧҖ.

Яңа торак төзелеше объекты «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм «Социаль ипотека» дәүләт программасында катнашучылар өчен билгеләнгән.

Фотоны  ТР Рәисе каршындагы ДТФ матбугат хезмәте тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International