Иң мөһиме – күңелең картаймасын!

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

2024 елның 8 октябрендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясе буйлап экскурсия оештырды. Ведомствоның элеккеге хезмәткәрләре – төзелеш тармагы ветераннары Кол Шәриф мәчетендә, Благовещение соборында, Сөембикә манарасында булдылар. 

Экскурсиядән соң ТР ДТК инспекциясендә Большая Красная урамында чәй эчтеләр. Лаеклы ялда булган өлкән кешеләрнең чәй өстәле артында очрашуы һәрвакыт уңайлы атмосферада уза. Җыелган өлкәннәр үзара актив аралаштылар, хуш исле камыр ризыклары, тәм-томнар белән сыйландылар, хезмәттәшләрен һәм дусларын, үзләренең хезмәт эшчәнлекләрен, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегендә эшләгән елларын искә алдылар.

Барысын да ТР ДТК инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиев сәламләде. «Чын күңелдән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм! Бу бәйрәм – сезгә хезмәтегез, зирәклегегез һәм тормыш тәҗрибәгез өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерүнең тагын бер сәбәбе. Олы яшьтә булу күңел төшенкелегенә сәбәп булмасын, яшәү көче озакка җитсен! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхетле озын гомер, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз ягыннан мәхәббәт һәм ихтирам телим!» – диде ул.

ТР ДТК инспекциясе ветераннары ведомство җитәкчесенә күңелгә ятышлы сүзләре һәм чараны оештыруы, очрашып, үткәннәрне искә төшерү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр. 

Өлкәннәр көне бөтен җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. 1991 елдан ул халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Сүз уңаенда, дата – 1 октябрь – очраклы гына сайланмаган. Картлык – гомернең алтын чоры дигән фикер яшәп килә. Билгеле булганча, көз дә алтын чор дип атала, шуңа күрә көзге сезонның иң кызган вакытында өлкән буынга махсус көн бүлеп бирергә карар кылынган.

Һәркайсыбыз өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм аларны хөрмәт итәргә кирәклеген белә. Һәрвакытта да шуны истә тотарга кирәк: иң мөһиме – күңелең белән яшь калу!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International