Көек авылында балалар өчен «Елмаю» балалар бакчасы төзелде

2024 елның 4 октябре, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Питрәч районының Көек авылыннан төньяк-көнбатыштарак урнашкан «Яшьлек» микрорайонында 260 урынлы «Елмаю» («Улыбка») билингваль  балалар бакчасын тикшерә.

Объект төзелеше 2024 елның февралендә башлана. Аның бинасы яссы түбәле, подвал булган техник катлы, ике катлы итеп проектланган. Төрле мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәрнең тереклек эшчәнлеге өчен бүлмәләр урнаштырылган ике А һәм Б блокларыннан тора.

Төзүче оешма – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Генераль подрядчы – «Аркада Строй Универсал» ҖЧҖ.

Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Яңа балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International