ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең күчмә йомгаклау тикшерүе «Dolce vitA» торак комплексы территориясендә түбәндәге адрес буенча уза: ТР, Югары Ослан муниципаль районы, Яр буе Морквашы авыл җирлеге.
2023 елның 10 июленнән «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законга үзгәрешләр керткән «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 10 июлендәге 286-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керде.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында «Әлмәт – Азнакай» автомобиль юлында (4+120 км) Дала Зәе елгасы аша реконструкцияләнгән күпергә проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирергә әзерләнә.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Алабугада «Көньяк парк» торак комплексының яңа йортларын төзүнең 2 һәм 3 этапларын тикшерде. №3, №4, №5, №6, №7, №8 торак йортлар тикшерелде.
2023 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органының 4 нче бүлегенең өлкән белгече Татьяна Ирек кызы Бухамет үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның «Мәхәббәт» торак комплексында («Салават Күпере» торак районы) 1-3-2 номерлы йортка карата йомгаклау тикшерүен уздыра.
2023 елның 20 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның «Мәхәббәт» торак комплексында («Салават Күпере»торак районы) яңа йортларга проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында «Акъяр – Чирмешән – Шонталы», км 73+715 автомобиль юлында Олы Чирмешән елгасы аша төзекләндерелгән күпернең проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирергә әзерләнә.
2023 елның 1 декабрендә физик затларның 2022 ел өчен мөлкәт салымнарын түләү вакыты тәмамлана. Милегендә фатирлары, йортлары, төзелеп бетмәгән төзелеше, җир кишәрлекләре һәм транспорт чаралары булган гражданнар мөлкәт салымнарын түләргә тиеш.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары Чаллы шәһәренең 62 нче микрорайонында 62-22 нче номерлы яңа торак йортны (торак булмаган биналары белән бергә) тикшерүгә керештеләр.