Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы шәһәренең 12 нче микрорайонындагы 12-35/1 күпкатлы торак йортны тикшерә.
Төзелеш 2020 елның сентябрендә башланган. Яңа 25 катлы йорт Чулман проспектында «Отражение» торак комплексында төзелгән. Анда гомуми мәйданы 19337,40 кв. метр булган 336 фатир бар.
Бинаның конструктив схемасы – газ-бетон блоклар тутырылган, җылытылган һәм җилләтелә торган фасадлы җыелма-монолит каркас. Фундамент төре – субайлы. Түбәсе – яссы.
Объектны төзүче – «ЖК Парус НЧ» махсус төзүче оешма ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Акцент» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Стройпроект» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Евростиль» ҖЧҖ.