2024 елда ТР ДТК инспекциясенә республика гражданнарыннан 920 мөрәҗәгать килде

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2024 елңа Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә 920 мөрәҗәгать керде, шул исәптән 910 – язма мөрәҗәгать, шуларның 244е Инспекциянең интернет-кабул итү системасы аша килде.

Республика ведомствосы җитәкчелеге тарафыннан 10 шәхси кабул итү үткәрелде. 8 мөрәҗәгать кире элемтә платформасы аша керде.

Мөрәҗәгатьләрнең тематикасы буенча түбәндәге төп сорауларны аерып күрсәтергә була: күпфатирлы торак йортларны тапшыру сроклары; проект документациясен сорату; юллар төзү. Кабул итү барышында күтәрелгән барлык мәсьәләләр буенча, гариза бирүчеләрнең ризалыгы белән, телдән аңлатмалар бирелде.

Шул ук чорда 2023 елда 714 мөрәҗәгать кергән булган, шуларның 709ы – язмача, шул исәптән 253е – интернет аша. Шәхси кабул итүдә 5 гражданин кабул ителгән, 8 мөрәҗәгать ПОС аша килгән.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре Инспекциягә почта аша, электрон мөрәҗәгатьләр (интернет-кабул итү, электрон почта), телдән мөрәҗәгатьләр рәвешендә керә.

2024 ел өчен кергән язма мөрәҗәгатьләрнең тематикасы буенча түбәндәге төп юнәлешләрне билгеләргә мөмкин:

- төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрен бозу: 260 мөрәҗәгать (28,2%);

- төзелеш һәм реконструкция алып баруның законлылыгы: 276 мөрәҗәгать (30,0%);

- мәгълүмат яки документлар соратып алу: 81 мөрәҗәгать (8,8%).

Гражданнарның мөрәҗәгатьләренең шактый зур өлешен, элеккечә, төзелеш һәм реконструкция алып баруның законлылыгы, шулай ук төзелеш эшләрен алып барудан чыккан тавыш мәсьәләләре буенча гаризалар тәшкил итә.

Инспекция компетенциясенә карамаган гражданнар мөрәҗәгатьләре, тиешле җавап бирү һәм чаралар күрү өчен, профильле оешмаларга җибәрелә. 2024 елда 200 мөрәҗәгать башка оешмаларга җибәрелде (21,7%).

Инспекция адресына кергән гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре законнарда билгеләнгән срокларда теркәлә һәм вазыйфалар бүленеше нигезендә Инспекция җитәкчесе Вәли Нәҗмиев һәм аның урынбасарлары тарафыннан шәхсән карала.

► Документка сылтама: https://gsn.tatarstan.ru/statisticheskie-otcheti-po-rassmotreniyu.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International