Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 ел тәмамлану белән Татарстан Республикасы гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту һәм төбәк инфраструктурасын үстерү максатыннан илкүләм проектларны уңышлы гамәлгә ашыруга йомгак ясады.

2019 елдан башлап 2024 елга кадәр Татарстан Республикасында илкүләм проектларга 228 млрд сумга якын акча юнәлдерелгән, шуның 160 млрд сумы федераль бюджеттан, ә 68 млрд сумы республика бюджетыннан бирелгән.

2019-2024 еллардагы төп казанышлар түбәндәгеләрне үз эченә ала:

Инфраструктураны үстерү һәм төзекләндерү:

7 мең километрдан артык юл төзелгән һәм ремонтланган, бу республика эчендә дә, күрше төбәкләр белән дә транспорт элемтәсен сизелерлек яхшырткан. 353 парк һәм скверны төзекләндерү буенча шактый эшләр төгәлләнгән.

Мәгариф һәм мәдәният:

87 яңа гомуми белем бирү учреждениесе һәм 27 мәктәп төзелгән, аларда 25 меңнән артык бала белем ала. Театрлар, музейлар һәм китапханәләрне дә кертеп, 70тән артык мәдәният объектын төзү һәм ремонтлау проектлары гамәлгә ашырылган.

Сәламәтлек саклау:

Казанда балалар онкологиясе үзәген дә кертеп, 400 гә якын сәламәтлек саклау объекты төзелгән һәм модернизацияләнгән. Заманча медицина җиһазлары сатып алынган һәм гериатрия үзәкләре ачылган.

Эшкуарлыкка ярдәм:

Кече һәм урта бизнеска 316 млрд сумлык 179 меңнән артык ярдәм чарасы күрсәтелгән. «Мәктәп бизнес-старты» һәм «Эшкуарлык фабрикасы» кебек эшкуарларны популярлаштыруга юнәлдерелгән проектлар гамәлгә ашырылган.

Социаль ярдәм:

Балалы гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтелгән, өлкән буынны озак вакыт карау системасы кертелгән. 2025 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасында төбәкнең социаль-икътисадый үсешендә уңай динамиканы дәвам итүгә юнәлдерелгән яңа илкүләм проектлар старт алды. Якындагы өч ел эчендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 160 млрд.сум юнәлдерү планлаштырыла.

2025 елга планлаштырыла торган чаралар һәм үсеш юнәлешләре:

Бүлеп бирелгән акчаларга барлыгы 375 капиталь төзелеш һәм юл хуҗалыгы объектын төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла.

Мәгариф һәм социаль өлкә:

Казанда һәм Чаллыда 1224 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзү һәм 14 мәгариф объектына капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Яшьләр үзәге һәм дүрт балалар бакчасы ачылыр, аларга капиталь ремонт ясалыр, дип көтелә.

Сәламәтлек саклау:

Фельдшер-акушерлык пунктларын, хастаханәләрне һәм поликлиникаларны да кертеп, 189 сәламәтлек саклау объектын төзү һәм модернизацияләүне башкарырга.

Эшкуарлыкка ярдәм:

Микрозаймнар, лизинг, поручительлек һәм ташламалы кредитлауны да кертеп, эшкуарлыкка ярдәм чараларын күрсәтүне дәвам итәргә.

Төзекләндерү һәм экология:

Парклар һәм скверларны да кертеп, 51 җәмәгать киңлеген төзекләндерергә. Казандагы биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләүне төгәлләргә.

Инновацияләр һәм технологик үсеш:

Илкүләм проектлар кысаларында мәгариф, медицина учреждениеләрен һәм дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру каралган.

Бу инициативалар тормыш өчен уңайлы һәм имин мохит булдыруга, транспорт инфраструктурасын яхшыртуга, гаиләгә ярдәм итүгә һәм гражданнарның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән. Татарстан Республикасы, халык өчен дә, бизнес өчен дә уңайлы шартлар тудыруга омтылып, Россиядә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча лидерлар рәтендә калуын дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International